Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама урамнарын кардан яңа маршрутлар буенча чистартачаклар

Түбән Камада коммуналь хезмәтләр кышкы эш режимына күчте, техника һәм бозга каршы реагентлар әзер.

Юлларны кардан чистартканда гамәлләр алгоритмы элеккечә кала. Үзгәрешләр кар җыю машиналары колонналарының маршрутында гына барлыкка килде.

«Автомобиль юлларын карап тоту өчен җаваплы предприятиеләр карамагында, арендага алынганнарны да исәпкә алып, 185 берәмлек махсус техника бар», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ буенча урынбасары Максим Парамонов.

Шәһәрдә кардан 310 километр юл чистартылачак: шуның 60 километры — магистраль, 130 километры — квартал эчендәге юллар. Калганнары — шәһәр яны һәм сәнәгать мәйданчыгы юллары.

«Быел магистраль юлларны кардан чистарту процессын оптимальләштерү максатыннан махсус техника колонналары маршруты яңадан каралды. Дүрт шәһәр маршруты һәм бер шәһәр яны маршруты эшләнде, җәяүлеләр тротуарлары сигез секторга бүленде», — дип ассызыклады Парамонов.

Фаразлар буенча тотрыклы кар капламы ноябрь ахырында—декабрь башында көтелә. Ә бу тиздән бозлавык башланачак дигән сүз. Әмма коммуналчылар моңа әзер. Бозлавыкка каршы материаллар җитәрлек, дип ышандыра белгечләр. Юл-транспорт һәлакәтен булдырмас өчен юлларны су-тоз эремәсе белән беренче ноябрьдән үк эшкәртә башлаганнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев