Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама урамнарын кардан 37 берәмлек техника чистартты

Бер тәүлектә чыгарылган кар күләме — 2 856 кв. м.

Җиденче мартта Түбән Камада магистраль юлларны кардан чистартуга беренче сменада 37 берәмлек техника чыкты.

Төнлә «КПБ» МУП хезмәткәрләре юлларга ком сибү һәм себерү буенча эшләр башкарды, тротуарларны чистартты, Тынычлык проспектында һәм Лемаев ис. скверда, шәһәр паркларыннан кар чыгарды. Бер тәүлектә чыгарылган кар күләме — 2 856 кв. м. 

Җәяүлеләр кичүләрен һәм тукталыш мәйданчыкларын җыештыру эшләренә 31 эшче җәлеп ителгән, ишегалды территорияләрен чистарту өчен 45 махсус техника һәм 562 ишегалды җыештыручы чыккан, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев