Түбән Кама торак тапшыру планын 16 процентка арттырып үтәде
Бу күрсәткеч 69,6 мең кв. м тәшкил итә.
2024 елда Түбән Кама торак төзелеше өлкәсендәге планны 16 процентка арттырып үтәгән.
Бу күрсәткеч 69,6 мең кв. м тәшкил итә, дип хәбәр итте шәһәр мэры Рамил Муллин үзенең Telegram-каналында.
Файдалануга тапшырылган торакның гомуми күләменнән 32,2 мең кв. м. — күп фатирлы инвестицион торак, ә 37,4 мең кв. м. — индивидуаль торак төзелеше.
Моннан тыш, Түбән Камада 170 фатирлы ике социаль ипотека йорты төзелеше дәвам итә. Йортларны 2026 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
«Безнең матур төбәгебездә һәркем үз йортын таба алсын өчен бу юнәлештә эш дәвам итәчәк», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев