Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама торак-коммуналь хуҗалыгы департаментында ялларда шәһәр хезмәтләренең эше турында фикер алыштылар

Киңәшмәдә профильле оешма хезмәткәрләре катнашты.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ буенча урынбасары Максим Парамонов ял һәм яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр тормышын тәэмин итү буенча киңәшмә үткәрде.

ТКХ департаментындагы очрашуга «Татэнерго», «ВК и ЭХ» АҖ, «Төзекләндерү комплекслы предприятиесе», «Горэлектротранспорт», «Сетевая компания», ПАТП, торак идарәче компанияләре һәм башка профильле оешма хезмәткәрләре җыелды.

Синоптикларның Яңа ел каникулларында кар яумый дигән фаразларына карамастан, Башкарма комитет җитәкчесе ишегалларын чистарту графикларын төзергә, шулай ук мөһим объектларга, аерым алганда, чүп полигоннарына, зиратка, медицина учреждениеләренә һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына тоткарлыксыз йөрү өчен техниканың тулы әзерлеген тәэмин итәргә кушты.

Барлык хезмәтләрнең вәкилләре сүзләренчә, дежур һәм авария бригадаларының эш графигы төзелгән. Бу челтәрләрдәге җитешсезлекләрне тиз арада бетерүне, чүп-чарны вакытында җыюны, юлларны чистартуны һәм бәйрәмнәрдә башка шундый проблемаларны хәл итүне гарантияли.

Моннан тыш, Максим Парамонов ПАТП һәм ГЭТ оешмаларына Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспорты хәрәкәте интервалын төгәл үтәүне сорап мөрәҗәгать итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев