Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама шагыйрәсе Гөләндәм Галиеваның яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Бу — авторның соңгы елларда язылган лирик-фәлсәфи әсәрләре кергән өченче китабы.

Түбән Кама шагыйрәсе Гөләндәм Галиеваның «Канатлы нур» дигән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу — авторның соңгы елларда язылган лирик-фәлсәфи әсәрләре кергән өченче китабы.

Шигырьләрнең темасы төрле: алар шигъриятнең үзенә, тормышка, туган җиргә, Ватанга, әнисенә, әтисенә, мәхәббәткә, дуслыкка, гаиләгә багышланган. Гөләндәм шигырьләрендә кешенең тормышы, бу дөньядагы максаты, шулай ук кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында уйлана. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Гөләндәм Галиева — республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге иҗади конкурсларда җиңүче. Аның әсәрләре әдәби басмаларда актив бастырыла. Шулай ук Түбән Кама муниципаль районы Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкче урынбасары булып эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев