Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама районында алты ел эчендә гомуми авырулар саны 9 процентка кимегән

Табиблар фикеренчә, моңа халыкның диспансеризация узуы нәтиҗәсендә ирешелгән.

Түбән Кама мэриясендә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм шәһәр мэры, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре катнашында медицина киңәшмәсе узды. 

Медицина советында, беренче булып, Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев чыгыш ясады. Анда уңай якка үзгәреш билгеләп үтелде: сабыйлар үлеме 34 процентка кимегән, шулай ук бала тапкан вакытта аналарның үлем очраклары булмаган. 

Түбән Кама халкы кан әйләнеше системасы авыруларыннан еш үлә, яман шешләр икенче урында тора. Соңгы алты елда бу авырулардан үлүчеләр саны арткан. Сәламәтлек саклау министры моңа игътибар итте. 

Шулай да, Түбән Кама районында алты ел эчендә гомуми авырулар саны 9 процентка кимегән, чөнки өлкәннәр сирәк авырый башлаган. Табиблар фикеренчә, моңа халыкның диспансеризация узуы нәтиҗәсендә ирешелгән. 2023 елда аның буенча план 87 процентка үтәлгән. 

Кадрлар белән дә хәл яхшырган. Бер ел эчендә хастаханәләр штаты 13 табибка арткан. Шул ук узган елның мартында яшь белгечләргә ярдәм итү программасы расланган. Берничә программа, аерым алганда «Торак арендасы», 2012 елдан бирле уңышлы эшли икән.

«2023 елда, район башлыгы Рамил Муллин инициативасы белән, килүче белгечләр өчен өстәмә рәвештә 62 «служебный» квартир бүлеп бирелгән. Республика Рәисе белән квартирларны ремонтлау өчен 27 миллион һәм 7,4 миллион күләмендә акча расланган», — дип сөйләде Сергей Мерясев.

Тагын бер казаныш — Түбән Кама хастаханәсе зона үзәге функцияләре белән алты кураторлык берләшмәләренең берсе булган. Хәзер ул Зәй районына да хезмәт күрсәтә. Методик һәм консультатив эш өчен төрле юнәлеш белгечләре даими рәвештә шунда йөри. 

«2023 елда без беренче тапкыр яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын артканын күрдек һәм ул максатчан күрсәткечләрдән югарырак. Без бу юнәлештә эшчәнлекне тагын да көчәйтергә җыенабыз. Эш планы төзелгән. 2023 елда яман шеш белән исәптә торучы пациентларны диспансерлаштыру 38 процентка гына башкарылган. Быел 29 февральгә 1267 пациент тикшерелгән инде, бу агымдагы планның 123,7 процентын тәшкил итте», — дип билгеләп үтте күптармаклы үзәк хастаханәнең баш табибы Руслан Вәлиев. 

2023 елда үзәк район хастаханәсендә терапия корпусы капиталь ремонтланган. Балалар хастаханәсендә стационарны яңарту тәмамланган, кабул итү-диагностика бүлеге ачылган, районда Ширәмәт участок хастаханәсен реконструкцияләүнең беренче этабы үткәрелгән. Түбән Чаллы, Колмакчы һәм Нариман авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев