Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама районында 200дән артык территория «Безнең ишегалды» программасына буенча төзекләндерелә

Түбән Камада шәһәр халкы белән очрашу үтте.

Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы буенча 200гә якын ишегалды ремонтланган.

Әлеге Республика проектының кураторлары һәм җитәкчеләре Түбән Камада шәһәр халкы белән очрашу үткәрделәр. Алар сорауларга җавап бирделәр һәм социаль программаның алга таба ничек үсәчәге турында сөйләделәр.

Ул 2020 елдан бирле гамәлдә һәм бу вакыт эчендә бөтен республика буенча 3,5 меңгә якын йорт яны территориясе ремонтланган — бу Татарстанда тәртипкә китерелергә тиешле йортларның 50 проценты. Түбән Кама районында якын елларда программа тагын ике йөздән артык территорияне колачларга тиеш.

«Шәһәрдә барлыгы 643 ишегалды территориясе бар, шуларның 400е генә программа критерийларына туры килә. Критерийлар түбәндәгечә: бу 2017 елга кадәр төзелгән ишегаллары һәм муниципаль һәм республика программалары кысаларында юл япмасы ремонтланган ишегаллары. Бу җыелуны халык белән очрашуларга әзерлек дип әйтергә мөмкин. Алга таба без йортларда яшәүчеләр белән очрашачакбыз, мәктәпләрдә очрашулар оештырачакбыз. Очрашулар турында матбугатта игълан ителәчәк», — дип сөйләде Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Айназ Ярмиев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев