Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең 2 нче корпусында капиталь ремонт 2023 елның декабрендә тәмамланачак

Түбән Камада медицина учреждениеләрен төзекләндерү дәвам итә. Ике атна элек район үзәк күптармаклы хастаханәсенең 2 нче дәвалау корпусында капиталь ремонт эшләре башланды.

Хәзерге вакыта белгечләр иске конструкцияләрне һәм коммуникацияләрне сүтү белән шөгыльләнә.

«Ремонт яңа технологияләр буенча эшләнә. Палаталар дүрт кеше өчен җиһазландырыла, һәрберсендә бәдрәф һәм душ була. Пациентларга яхшырак шартларда ярдәм күрсәтеләчәк. Хезмәткәрләр өчен дә шартлар тудырылачак», – дип билгеләп үтте «ТКРҮКХ» ДАССОның баш табибы Марс Мостафин.

Эшләрне башкаруга 650 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүген проект белән Рамил Муллин да танышты. Шәһәр башлыгы аны җентекләп өйрәнде һәм берничә тәкъдим ясады. 

Проект буенча тәрәзәләр сузылган турыпочмаклык формасында булачак. Архитектор Равил Сафиуллин фикеренчә, бина рәсемдә караганда матуррак булачак.

«Берничә корпусның уникаль архитектура чишелешләре булуы тарихи яктан барлыкка килде, шуңа күрә аларны композицион кабул итүгә берләштерергә кирәк», – дип саный Сафиуллин.

9 мең кв. метрдан артык мәйданлы биш катлы бинада эшләр ике этапка бүленәчәк. Беренчесе киләсе елның маенда тәмамланырга тиеш. Капиталь ремонтны 2023 елның декабрендә төгәлләргә планлаштыралар.

Хәзер эшләр 2, 4 һәм 5 катларда бара. Пациентларны башка бүлекләргә, шул исәптән «ашыгыч медицина үзәгенә» күчергәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев