Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама паркында оранжерея булдырырга планлаштыралар

Түбән Каманың «Семья» паркында оранжереялы мәдәни үзәк барлыкка килергә мөмкин.

Мондый идея шәһәрнең мастер-планына салынган, дип сөйләде Wowhouse бюросының әйдәп баручы архитекторы Татьяна Мурашко НТР 24 телеканалының туры эфирында.

Моннан тыш, паркта ясалма буа һәм спорт үзәге булдырырга планлаштыралар.

«Без мәдәни үзәктә оранжерея булдырырга уйлыйбыз, аны «Посольство природы» дип атадык. Түбән Камада ботаника бакчасы юк. Өстәвенә, хәзер оранжереяларда мәдәни чаралар үткәрү тенденциясе бар. Мәсәлән, хәзер бу Мәскәүдә бик киң таралган. Шуңа күрә оранжерея мәдәни максатлар өчен дә хезмәт итәчәк», — дип планнары белән уртаклашты Татьяна Мурашко.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев