Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама музыка көллияте ремонтына 130 миллион сум бирелгән

Түбән Кама мэры Рамил Муллин үз командасы белән шәһәрнең комплекслы реконструкция уздырыла торган Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә булды.

Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бинаны капиталь ремонтлауга 130 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу акчага монда сүтү, бизәү эшләре, тәрәзәләрне, ишекләрне һәм инженерлык челтәрләрен алыштыру планлаштырыла. Хәзер эшчеләр идәннәрне тигезлиләр, стеналарны штукатурлыйлар, инженерлык коммуникацияләре ясыйлар. Ремонт эшләре әлеге бинаның дүртенче катында урнашкан 1 нче балалар музыка мәктәбендә дә алып барыла.

Рамил Муллин бинаның керү мәйданчыгына аерым игътибар бирде, чөнки кергәндә укучыларның һәм укытучыларның теләге һәм кәефе формалаша. Шәһәр мэры биредә кафе-музей булдырырга тәкъдим итте. Килүчеләр чәй эчә-эчә уку йортының тарихи үткәнен, үзенчәлекле мохитен сизә алыр иде.

Шулай ук команда фасадны бизәү буенча дизайн карарлары турында да фикер алышты. «Лемаев исемендәге мәйданда урнашкан барлык биналар бердәм дизайн-кодта булачак», — диде шәһәр архитекторы Равил Сафиуллин.

Рамил Муллин территорияне төзекләндерүгә игътибарны юнәлтте. Ул бина янында билгеле бер функцияләргә ия булган, шулай ук кәеф һәм гомуми атмосфера өчен җавап бирүче ял зоналары булдыру кирәклеген билгеләп үтте, чөнки һәркем үзенә уңайлы урын табарга тиеш. Җаваплы затларга яшелләндерү, керү юлларын оештыру мәсьәләсен эшләргә тәкъдим итте.

«Яңартылган бина педагогларга һәм тәрбияләнүчеләргә заманча таләпләргә туры килгән шартларда шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә тиеш. Бинаның эчендә дә, тышында да уңайлы булырга тиеш», — диде шәһәр мэры.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев