Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама мэры туры эфирда сорауларга җавап бирде

Сорауларның кайберләрен газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

НТР-24 телеканалында Түбән Кама мэры Рамил Муллин белән туры элемтә үткәрелде. Тапшыру барашында җитәкче түбәнкамалыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Аларның кайберләрен газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 

Шәһәр һәм без
Яз килүгә бәйле сораулар шактый иде. Тиздән карлар эреп, сулар агачак. Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре су басуларга әзерме? 2024 елның кышы карга бик бай булганга, халык «Берәр айдан йөзә башламабызмы соң?» дип борчыла. Шәһәр башлыгы әйтүенчә, быел урамнарны җыештыруда проблемалар күп булды: кардан чистарту өчен махсус техника бар — аларда эшләргә кеше юк. «Иң элек проблемалы участокларны — бигрәк тә елга буендагы территорияләрне, шәһәрнең Тынычлык урамын, вокзал янындагы юлларны чистарттык. Былтыр ул урамнарда яңгыр сулары ага торган урыннарны (ливневкалар) җайлаган идек, бу хәлне җиңеләйтер дип өметләнәбез. Шулай ук кирәк күләмдә ком белән агач аслыклар (поддоннар) әзерләп куйдык. Идарәче компанияләргә язгы суларны торак йортлардан читкә җибәрүне тәэмин итү бурычы куелды», — дип сөйләде Түбән Кама мэры.

Халыкны борчыган тагын бер мөһим проблема — кайбер йортларда кайнар су булмау. Рамил Хәмзә улы әйтүенчә, хәл бик катлаулы булуга карамастан, шәһәр хакимияте бу мәсьәләне махсус контрольдә тота. Узган ел 700 гә якын авария бетерелгән. Шәһәр башлыгы алдагы елларда да могҗиза көтелмәячәк, дип белдерде. «Инженерлык инфраструктурасы бик нык тузганлыктан, тишек торбалар да, аварияләр дә булып тора. Бүген башкарма комитет алдына бу проблеманы республика дәрәҗәсендә хәл итү бурычы куелды», — диде ул. Суга кагылышлы сораулар моның белән генә чикләнмәде. Күп кенә шалтыратучылар кайнар су килсә дә, аның температурасы бик түбән дип хәбәр итә. Шәһәр башлыгы бу проблеманы болай дип аңлатты: «Шәһәрне җылылык белән тәэмин итү системасында өч оператор бар. Кайнар су ТЭЦта барлыкка килә, кварталлар арасындагы җылы суны «Татэнерго» тарата, аннары квартал эчендә су «Водоканал» аша квартирларга барып җитә. Кайвакыт дүртенче оператор — идарәче компания дә кушыла. Безнең алда бу чылбырны кыскарту бурычы тора. Җылылык өчен бер генә оператор җавап биргәндә генә, андый проблемалар булмаячак». 

Әңгәмә барышында шәһәр юлларына кагылышлы проблемалар да күтәрелде, Рамил Муллин быел төзекләндереләчәк юлларны билгеләп үтте. 2024 елда Гагарин, Менделеев, Сөембикә, Студентлар һәм Корабельная урамнарын ремонтлауны планлаштыралар. Асфальт яңарту гына түгел, фонарьлар, тротуарлар, квартал эчендәге юллар да төзекләндереләчәк. «Өч ел дәвамында без шәһәрдәге төп җәяүлеләр бульварларын алыштырырга җыенабыз. Быел, мәсәлән, 27 нче микрорайоннан башларга ниятлибез (Нефтехимиклар паркыннан Чулман урамына кадәр), планга Менделеев бульвары да керә», — дип белдерде Рамил Муллин. 

Түбән Кама халкы күптәннән инде яңа трамвай тармагы турында хыяллана. Шәһәр башлыгы әйтүенчә, хәзерге вакытта хакимият бу проектны финанслау вариантларын эзләү белән мәшгуль. «Моннан тыш, шәһәрне сәнәгать зонасы белән Соболековоны да берләштерергә уебыз бар. Планда трамвай юлын Тынычлык, Бакый Урманче, Вахитов урамнары буенча үткәрү. Бу хыялларның кайчан тормышка ашачагын әлегә төгәл әйтә алмыйм. Көньяк трамвай тармагын булдырыр өчен генә дә ун миллиард сумнан артык акча кирәк. Альтернатив буларак, без бүген Бакый Урманче буйлап автобуслар җибәрдек», — диде ул. 

Шәһәр буенча өсте-өстенә ачыла барган спиртлы эчемлекләр сату урыннары төзелү шәһәрдәшләребезне бик борчый. Узган ел алкоголь кибете белән социаль объект арасында 50 метр чамасы ара булырга тиеш дигән закон чыкса да, бу карар хәлне җиңеләйтмәде. «Сорау тәкъдим тудыра. Бүген шәһәрдә спиртлы эчемлекләр кибетләре спорт залларыннан күбрәк. Закон бу мәсьәләне регламентлаштырмый, муниципаль хакимиятнең кибетләр сәүдәсен контрольдә тотарга вәкаләте юк», — дип җавап бирде Рамил Муллин. 

Халыкны шәһәр автовокзалының шәхси кулда булуы турындагы хәбәр дә борчый. Түбән Кама мэры бинаны сатып алу турында сөйләшүләр алып барылуы хакында әйтте: «Автовакзалны үзгәртеп кору планын әзерлибез. Бүген шәһәр яны пассажирлар агымы бик кечкенә шул. Мастер-план концепциясе кысаларында вокзал территориясенең бер өлеше яшьләр өчен активлык урыны буларак каралачак. Калган урын автовокзал булып калачак», — диде. 

Түбәнкамалылар борчыла 
Шәхси сорауларга килгәндә, Рамил Муллинга туры эфир вакытында «Урман» торак комплексында яшәүче шәһәрдәшләребез дә сорау бирде. Алар йортларының инженерлык коммуникацияләргә тоташтырылмавыннан зарлана. «Квартирларны сатып алганда, төзүчеләр моны эшләргә вәгъдә итте», — ди түбәнкамалылар. «Мин үз хокукларыгызны яклау өчен прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәм. Килешүне җентекләп укыгач, бу проблеманы гражданлык тәртибендә хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Һәрхәлдә без дә кушылачакбыз», — дип җавап бирде Рамил Муллин. 

47 нче микрорайонда яшәүчеләр яшьләр өчен ял итү урыннары аз булудан зарлана. Шәһәр башлыгы әйтүенчә, былтыр федераль һәм республика проектлары ярдәмендә, 1700 бала укый алырлык яңа 38 нче мәктәп төзелгән. Хәзерге вакытта 46 нчы микрорайонда яңа балалар бакчасы төзелеше турында сөйләшүләр алып барыла. «ТАНЕКО-АРЕНА янында киң буш урын бар. Шунда, алдан килешү буенча, күпфункцияле парк булачак. Рамус-Молл кибете артында, шәһәрнең 45 еллыгы уңаеннан, агачлар утыртылган иде. Без анда «Сөембикә» скверы ясарга ниятлибез», — дип, фикерләре белән уртаклашты шәһәр мэры.

«Лента» янында яшәүче шәһәрдәшләребез, кибет артындагы мәйданчыкта нәрсә төзеләчәге турында кызыксына. Рамил Муллин хәбәр итүенчә, ул урында ат спорты мәктәбе, чаңгы базасы, этләр йөртү өчен зур мәйданчык, кинология һәм картинг белән шөгыльләнү үзәкләре төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта төрле федерацияләр белән сөйләшүләр алып барыла. Быел ук ат спорты мәктәбе төзелә башлаячак икән. 

Тукай урамындагы 20 нче йортта яшәүчеләргә «Түбән Кама термалары» кунаклары аркасында машиналарын куярга урын юк икән. «Быел без аның янындагы буш мәйданчыкны төзекләндерергә ниятлибез. Кунакханә төзеләчәк дип өметләнәбез, планда шулай ук, сәламәтләндерү комплексы клиентлары өчен зур машина кую урыны булдыру да бар», — дип тынычландырды аларны Рамил Муллин.

Туры эфир дәвамында телефон шалтыраудан туктамады, сораулар агылды да агылды. Эфир вакыты бик кыска булганлыктан, мэр аларның барысына да җавап бирергә өлгермәде. Туры эфирга сыймаган сораулар арасында: каскадлы йортларның фатир хуҗалары подъездларында булмаган лифт өчен түләргә мәҗбүр булулары; Вахитов проспектындагы 2 йортта яшәүчеләрнең җылысыз һәм кайнар сусыз калсалар да, түләү квитанцияләре килүен дәвам итүе турында һ.б. сораулар да бар иде. «Нефтехимик» бакчачылык ширкәте вәкилләренең дә ширкәт рәисенә карата сораулары күп җыелган, Бу сорауларның барысы да кабул ителде һәм алга таба карау өчен шәһәр башкарма комитетына җибәрелде. 

Ландыш Сәярова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев