Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама мэры гражданнарны кабул итте

Рамил Муллин янына түбәнкамалылар шәхси сораулар бунча килде.

Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә 7 түбәнкамалыдан мөрәҗәгать кабул ителгән иде. Сораулар иҗтимагый тормышның төрле өлкәләренә кагыла, дип язхәбәр итә Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте. 

Гагарин урамы, 41нче йортта яшәүче Татьяна Алексеева подъездларны ремонтлау һәм электр щитларын алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Идарәче компания мәгълүматлары буенча бу йортта ремонт 2011 елда башкарылган. Гомуми файдаланудагы урыннарда урнашкан электр счетчикларын һәм электр чыбыкларын алыштыру күпфатирлы йортта капиталь ремонтлау буенча эшләр исемлегендә каралган. Бу мәсьәлә 2024 елга план төзегәндә каралачак.

Берничә түбәнкамалы районда җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Гариза бирүчеләрнең барлык сораулары Рамил Муллин йөкләмәсе буенча Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Дамир Зарипов белән берлектә каралачак. 

Исегезгә төшерәбез, түбәнкамалылар шәһәр Мэры белән 39-17-17 телефоны яки Төзүчеләр проспекты, 12 адресы буенча алдан язылып, шәхсән аралаша ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев