Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама мәктәбендә Батырлык дәресе узды

Батырлык дәресен «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Түбән Кама филиалы әгъзасы Айгөл Сөнгәтова ачып җибәрде.

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы контрактчылар һәм мобилизацияләнгән сугышчылар арасында Түбән Камадан да лаеклы хезмәт итүче егетләр байтак. Шуларның берсе — позывное «Юлий» булган татар егете белән 19 март көнне 11 нче урта мәктәптә очрашу узды. Батырлык дәресен «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Түбән Кама филиалы әгъзасы Айгөл Сөнгәтова ачып җибәрде.

Чараның башында, элекке елларда 11 нче мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан Әфганстан һәм Чечнядә һәлак булган өч укучыны искә алдык. Аннары сүзне махсус хәрби операциядән ялга кайткан "Юлий«га бирде. 

Укучыларны, әлбәттә, иң беренче чиратта, «Юлий» ның хәрби бүләкләре кызыксындырды. «Кавказда хезмәт иткән өчен» медале белән аны Чечняда сугышта катнашкан өчен бүләкләгәннәр. Ә менә солдатлар өчен бик кадерле булган «За отвагу» медаленә ул Украинада махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен лаек була.

— Безнең үзйөрешле артиллерия установкасы, пилотсыз оча торган аппаратлар (дрон) разведкасы нигезендә, дошман координантларын алгач, фронт линиясенә якынлашты һәм ут ачты. 15 километр ераклыкка кадәр снарядлар җибәреп, дошманның миномет һәм башка артиллерия коралларын юк иттек. Узган елның көз башында украин солдатлары телендә «777 — өч балта» дип йөртелгән зур калибрлы һәм еракка ата торган орудие установкасы белән артиллерия дуэлендә җиңеп чыктык. Башта «Миротворец» позывное йөрткән полк командиры янына чакырдылар. Безне күрүгә үк, «Наш самый меткий татарский расчет», — дип, кочаклап алды. Медальләрне, приказ булуга, узган елның 19 нчы ноябрендә — Артиллерия һәм Ракета гаскәрләре көнендә тапшырдылар, — диде «Юлий».

Ул Украинада барган хәрби операциядә катнашучыларның көндәлек хәрби тормышы, кыю иптәшләре турында да җентекләп сөйләде. 

Махсус хәрби операциядә катнашучылар исеменнән, «Юлий» солдатларга гуманитар ярдәм җибәрүче якташларына зур рәхмәтен белдерде.

Фәрит Вагыйзов, «ХХ нче гасыр мәктәбе» музее җитәкчесе.
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев