Түбән Кама китапханәсендә язучылар — Виктория Павлова һәм Екатерина Ландер белән очрашу булды
Очрашу «Кунакчыл Түбән Кама «Әдәби мәктәбе» проекты ярдәмендә мөмкин булды.
«Мин сценарий яздым һәм аны сезгә күрсәтергә телим, сезнең фикерегезне беләсем килә», — түбәнкамалы Тимур Гәрәев башкала кунакларына өмет белән карады. Россиянең ике танылган язучысы — Виктория Павлова һәм Екатерина Ландер — аңа теләктәшлек күрсәтеп, баш кактылар.
Укучы белән язучылар арасындагы әңгәмә Тимурны Санкт-Петербургка чакыру белән тәмамланды. Анда эшлекле шартларда сөйләшү мөмкин булачак, дип җавап бирде кунаклар. Ә 20 яшьлек егет соңыннан мондый идеянең аңа күптән килүен аңлатты: «Мин бабаем яшәгән һәм әтием туган авыл турында яздым. Әгәр Петербург сценаристлары минем эшемне хупласа, бу язманың сериалга әверелүен телим».
Укучылар һәм язучылар очрашуы Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең «Кунакчыл Түбән Кама «Әдәби мәктәбе» проекты ярдәмендә мөмкин булды. Сүз уңаеннан, Тимур каләм осталары белән киңәшергә теләгән бердәнбер кеше түгел иде. Очрашу вакытында залдан бик күп сораулар бирелде. Түбәнкамалылар язучылыкны нәрсәдән башларга, китаплар өчен идеяләр каян алырга, нәшрият белән ничек элемтә табарга икәнен сорады.
Язучылар үзләренең иҗаты турында сөйләүдән тыш, Түбән Кама әдәби җәмәгатьчелеге өчен осталык дәресе дә үткәрде. Мәсәлән, Виктория Павлова шәһәрдәшләр өчен презентация әзерләде һәм китап язуның һәр этабын — китапның исеменнән алып, редактор тарафыннан укылуына кадәр — җентекләп аңлатты.
Сөйләшү вакытында Екатерина Ландер, шәһәр фэнтэзи авторы буларак, Түбән Кама белән соклануын белдерде һәм киләчәктә аның әсәрләрендә безнең шәһәребезнең дә исеме күренергә мөмкин булуын әйтте.
Шәһәр кунаклары өчен иң көтелмәгән сорау мондый иде: «Язучы белән ничек дуслашырга?». Екатеринаның җавабыннан залдагылар елмаерга мәҗбүр булдылар һәм язучыны көчле алкышларга күмделәр. Ә җавап болай иде: «Әгәр сез язучы белән сөйләшкәндә, аның битараф карашын сизәсез икән, аны беркадәр вакытка тынычлыкта калдырыгыз. Мөгаен, аның башында инде күптән үз дөньясы кайныйдыр — ул яза торган әсәренең чираттагы бүлегенә сюжет кора булса кирәк. Мондый дусны кабул итәргә, аңларга һәм гафу итәргә кирәк».
Очрашу китаптан өзек уку бәйгесе белән дәвам итте. Теләге булган һәркем үзенең халык алдында чыгыш ясау осталыгын күрсәтә алды. Ә аннары кыска роликлар конкурсы узды. Бәйгедә беренче урынны Кол Гали исемендәге Милли-туган якны өйрәнү китапханәсе китапханәчесе Гөлүсә Полякова алды.
Кичә азагында туган якны өйрәнү залында шәһәрдәшләрне сюрприз көтә иде. Анда Россиянең популяр нәшриятларының берсеннән китап ярминкәсе оештырылган булган икән. Чара башкала кунаклары өчен шәһәр буйлап экскурсия белән тәмамланды.
Любовь Смирнова фотосы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев