Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама һәм районның күп фатирлы йортларының 48 проценты киләсе кышка әзер

Бүгенге көндә Түбән Кама районын киләсе җылыту сезонына әзерләү буенча эшләр график буенча алып барыла.

Түбән Камада 2024-2025 елның җылыту сезонына әзерлек темасына киңәшмә узды. Аны Түбән Каманың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты директоры Илшат Мөбарәкшин үткәрде.

Утырыш барышында гидравлик опрессовкага аерым игътибар бирелде. Мондый сынаулар үткәргеч торбаларның ышанычлылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә, алар магистраль җылылык трассаларында елына ике тапкыр үткәрелә. Шулай ук эшләрнең сроклары һәм сыйфаты темалары да күтәрелде.

«Хәзер безгә җылыту сезонына әзерләнү өчен бөтен көчебезне куярга кирәк. Безнең төп бурыч — Түбән Кама халкын өзлексез җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү», — дип билгеләп үтте Илшат Мөбарәкшин.

Бүгенге көндә Түбән Кама районын киләсе җылыту сезонына әзерләү буенча эшләр график буенча алып барыла. Киләсе кышка шәһәр һәм районның күп фатирлы йортларының 48 проценты әзер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев