Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама башкарма комитетында ял көннәрендә автобуслар саны кимү сәбәбен аңлаттылар

Түбән Камада яшәүчеләр социаль челтәрләрдә ял көннәрендә 10 нчы маршрут буенча автобусларның сирәк йөрүенә борчылып комментарийлар яза.

Шәһәр башкарма комитетында автобусларның кимүе ял көннәрендә пассажирлар агымының кимүе белән бәйле, дип аңлаттылар.

«10 нчы маршрутның озынлыгы — 9 км, кругорейс вакыты — 48 минут. Линиядә 2 автобус бар, хәрәкәт интервалы 24 минут тәшкил итә, автобуслар уртача 34 процентка тула. Ял көннәрендә автобуслар хәрәкәтенең тәртибе бюджет мөмкинлекләре нигезендә оештырылган», — дип хәбәр иттеләр башкарма комитетта. 

Пассажирлар саны арту күзәтелгән очракта, рейслар арасындагы интервалны киметеп, расписание үзгәртеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев