Түбән Кама бакчачылары Понтон күпере янында чүп-чар ташлауларының сәбәбен аңлатты
Әлеге участокта чүп ташлауны тыя торган элмә такта да бар һәм анда штраф санкцияләренең күләме күрсәтелгән.
Муниципаль район башкарма комитетының административ-техник инспекциясе Понтон күпере янында рейд үткәрде. Анда, билгеле булганча, даими рәвештә автобус тукталышы янында стихияле чүплек барлыкка килә.
Әлеге участокта чүп ташлауны тыя торган элмә такта да бар һәм анда штраф санкцияләренең күләме күрсәтелгән. Дөрес, аңа бик азлар гына игътибар итә, ә менә күптән түгел барлыкка килгән видеокамера инде үз эшен башкара башлады.
«Камера чагыштырмача күптән түгел урнаштырылган булса да, нәтиҗәләр күренә. Кайбер транспорт чаралары теркәлгән дә инде. Хәзер без аларның хуҗаларын ачыклаячакбыз һәм беркетмәләр төзергә чакырачакбыз», — дип сөйләде АТИ бүлегенең баш белгече Регина Николаева.
Вакыт-вакыт Понтон күпере янына чисталыкны сакларга административтехник инспекция белгечләре дә чыга. Алар әлеге участокта чүп түгүчеләрне ачыклый. Әлегә ешрак аңлату эшләре генә алып барыла.
«Профилактика максатларында рейдлар даими үткәрелә. Биредә җиһазландырылган контейнер мәйданчыгы булмавы билгеле, димәк, монда чүп-чарны җыярга ярамый. Бакчачылык ширкәте территориясендә махсус контейнерлар бар, димәк, чүпне шунда ташларга кирәк. Монда тыелган», — дип аңлатты Регина Николаева.
Күп еллар автобус тукталышы янында чүп җыю өчен бункер торган. Муниципалитет «Нефтехимик» бакча ширкәтенә аны күл артына дача массивлары территориясенә күчерергә куша. Контейнерны алганнар, ә менә бакчачыларга альтернатив вариантлар тәкъдим ителмәгән. Хәзер кешеләр гадәт буенча чүп-чарны бирегә алып килүләрен дәвам итәләр.
Бакчачылар сүзләренчә, төп проблема чүп мәйданчыгының еракта урнашкан булуында. Һәркем чүп-чар түгәргә массивның икенче башына барырга теләми яки мөмкинлеге юк. Шуңа күрә күпләр тукталышка барганда ук, үтеп барышлый, чүпләрен якынгарак ташлый.
«Контейнерны кайдадыр якында гына куярга кирәк, чөнки барыбер теге якка кадәр барып йөрмиләр бит. Анда кадәр барып, чүп-чарны ташлап, яңадан монда кайта алмыйбыз», — ди бер бакчачы ханым.
«Бу мөмкин эш түгел. Бер капчык чүпне анда ташу өчен, гафу итегез, бер сәгать вакыт китә. Тачканы ярты сәгать анда этеп барырга, ярты сәгать кире кайтырга кирәк. Монда тыйганнар икән, теге яктан контейнерлар куегыз. Без бит акчасын түлибез! Мәсәлән, минем электр уты белән бергә 10 мең сум чыга», — ди икенче түбәнкамалы.
Автобус тукталышы янындагы ул участок — муниципаль милек. Монда чисталыкны контрольдә тотуны АТИ хезмәте һәм экологлар алып барачак. Бакчачыларга исә, кинәт штрафка эләкмәс өчен, бакчачылык ширкәте рәисеннән үз территорияләрендә өстәмә чүп мәйданчыгы булдыруны таләп итәргә кирәк.
Алмаз Кашаев
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев