Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тәртип сагын кайгыртып

«Халык контроле» дигән нәрсәне өлкән буын кешеләре яхшы хәтерлидер. Совет чорында гаделлек сагы өчен зур эшләр майтарган оешма ул. Берәр кыңгыр гамәл кылучы булса, хәзер эзеңә төшәләр иде. Шуңа күрә, аның белән исәпләшмәүчеләр булмады. Инде газетабызда язгалап торабыз: соңгы вакытларда, халык күзәтчелегенең бу төрен янә искә төшерә башладылар, ул әкренләп...

«Халык контроле» дигән нәрсәне өлкән буын кешеләре яхшы хәтерлидер. Совет чорында гаделлек сагы өчен зур эшләр майтарган оешма ул. Берәр кыңгыр гамәл кылучы булса, хәзер эзеңә төшәләр иде. Шуңа күрә, аның белән исәпләшмәүчеләр булмады.
Инде газетабызда язгалап торабыз: соңгы вакытларда, халык күзәтчелегенең бу төрен янә искә төшерә башладылар, ул әкренләп җәмгыятебезгә кабат үтеп керә. ТР Дәүләт хезмәте порталындагы «Халык контроле» сервисы - моның ачык чагылышы. Тирә-ягыбыздагы тискәре күренешләрне, кимчелекләрне һәм җитешсезлекләрне күреп, аларның кискен төс алуына юл куймау өчен әлеге сервис хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.
Монда нинди дә булса чикләү юк. Коррупция, ришвәт бирү фактларына юлыктыгызмы, фермерлар тарафыннан авыл хуҗалыгы товарларының сатудагы бәяләре нигезсез артуны искәрдегезме яисә алкогольле эчемлекләр сәүдәсендә закон бозуларның шаһиты булырга туры килдеме - порталдагы «Халык контроле» сервисына барысы хакында да җиткерә аласыз. Шушы юл белән хәтта берникадәр акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Спиртлы эчемлекләр сатудагы тәртип бозулар турында хәбәр иткән өчен, мәсәлән, бер меңнән өч мең сумга кадәр акча алырга була.
«Халык контроле»ннән файдалану өчен uslugi.tatarstan.ru/open-gov порталында теркәлү кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев