Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

ТР Халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары чуаш гимназиясенә 200дән артык китап һәм журнал тапшырды

Быел Түбән Каманың 34 нче чуваш гимназия-интернаты уку елын капиталь ремонтан соң ук башлады.

Учреждениедә фасад, эчке бүлмәләр яңартылды, спорт мәйданчыклары һәм башкалар барлыкка килде.

Бүген уку йортында кунак визиты белән Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев булды. Ул реконструкция нәтиҗәләрен карады һәм гимназия китапханәсенә 200 дән артык китап һәм журнал тапшырды.

«Бу Татарстанда чуаш телендә укытыла торган бердәнбер милли гимназия. Гимназия инде 23 ел эшли – бу сөендерә. Хәзер ул танымаслык булып үзгәрде,» – дип билгеләп үтте ТР Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев