ТР атказанган артисты һәм скрипка дуэты: Түбән Камада чаралар афишасы басылды
Чаралар 3 августтан 6 августка кадәр үтәчәк.
3 августтан 6 августка кадәр Түбән Камада «Мәдәни мохит» программасы кысаларында шәһәр паркларында күңел ачу чаралары узачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе хәбәр итә.
Николай Лемаев исемендәге скверда:
- 3 август, 18:00 — «Зверокрекеры» мультфильмы;
- 5 август, 18:00 — «Шанс» иҗат берлегенең «СССРга сәяхәт» программасы белән чыгышы.
Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркында:
- 4 август, 18:00 — Казан артисты Рафаэль Якупов чыгышы.
«Гаилә» шәһәр паркында:
- 4 август, 18:00 — «Карнавал» курчак театрыннан перфоманс;
- 5 август, 18:00 — «Зверокрекеры» мультфильмы;
- 6 август, 15:00 — рәссам Кристиан Апостолның шәхси күргәзмәсе, «Destiny» скрипка дуэты чыгышы;
- 6 август, 17:00 — Казан артистлары Айнур Моратов һәм Илүзә Гайсина, ТР атказанган артисты Әлфис Галиулин чыгышы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев