Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Төп максатым — мәгънәле эз калдыру»

Шәһәребездә 1978 елдан бирле архитектор булып эшләгән, шуның 25 елын шәһәр һәм районның баш архитекторы, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе начальнигы булып хезмәт куйган Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановка багышланган күркәм очрашу узды.

Бу ел Түбән Каманың олы шәхесләренә багышлап уздырылган күләмле чараларга бай булды. Шәһәребезнең төп нигезен салучылар, аның чишмә башында торучылар булып халкыбыз күңеленә кереп калган күренекле кешеләребез Н.В.Лемаев, Ф.Б.Баһаветдинов, Е.Н.Королев, И.Х.Садыйковның тууларына 90 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналарны шәһәр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек бик хуплап кабул итте һәм актив катнаштылар. Чөнки ул җитәкчеләр — барыбызның да горурлыгы. Яшь буынга үрнәк шәхесләребезне мөмкинлек булган саен искә алып, зур чаралар оештыру — мактауга лаек гамәл. Чыннан да, производство комплекслары, гүзәл Түбән Кама каласы — эш сөючән, көчле рухлы халкыбызның оптимизм белән сугарылган хезмәт җимешләре. Без шуңа күрә аларга чиксез рәхмәтле. 

Хәзер менә аларның дәвамчылары булган яңа буын вәкилләре дә шәһәребез тарихында күркәм эз калдырырга өлгерде. Монысы да табигый хәл: тормыш тәгәрмәче бер урында гына тормый, ул һәрвакыт хәрәкәттә, үзгәреш, күтәрелеш кичерә, һәр чорның үз геройлары һәм данлыклы шәхесләре үсеп чыга. Алда санап үтелгән билгеле кешеләребез башлаган юлны дәвам итүче яңа буын вәкилләре хәзер шәһәребез үсешенә үзләреннән зур өлеш кертә — халкыбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, алар белән аралашалар, Түбән Кама тарихын яңарталар, тулыландыралар, тәҗрибәләрен яшьләргә тапшыралар. 

Шундый чараларның берсе әле күптән түгел — 30 ноябрь көнне — шәһәребезнең политехник колледжында узды. Аны колледж директоры Татьяна Куприянова шәһәребезнең танылган архитекторы, үзенең үзенчәлекле проектлары белән халыкыбыз күңеленә үтеп кергән Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановка багышлап оештырган. 

Залда колледж студентлары, шәһәр җәмәгатьчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, аксакаллар, ветеран төзүчеләр җыелган иде. Колледж холлын архитекторның проектлары буенча төзелгән объектлар, парклар, һәйкәлләр фотолары һәм шәхси рәсемнәре белән тулы планшет, банерлар бизи иде. Үзе бер күргәзмә! 

Очрашуда чыгыш ясаучылар, Фирдәвис Хановның тырышлыгын чын күңелдән бәяләп, шәһәребездә аның йөрәк җылысы кушып эшләнгән иң матур биналар булып исәпләнүче 60 тан артык объект, ял итү өчен төзелгән яр буйлары, парклар, дини үзәкләр һ.б. турында бик тәфсилләп сөйләделәр. Фирдәвис Гайнетҗан улы, шушы һөнәри эшчәнлеге һәм бетмәс тырышлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган архитекторы исемнәренә лаек булды. Шәһәр, республика, Россия һәм халыкара күләмдә уздырылган бик күп конкурсларның җиңүчесе, шәһәр төзелешендә кулланылган үзенчәлекле архитектурасы аркылы милли төс кертүе белән түбәнкамалыларның гына түгел, килгән кунакларның да мәхәббәтен яулаган мәшһүр шәһәрдәшебезгә шул уңышлары һәм күпьеллык хезмәтләре өчен шәһәребезнең Мактаулы гражданины дигән исем дә бирелде. Фирдәвис Ханов, нинди генә дәрәҗәле исемнәргә лаек булса да, үзен гади тота. «Төп максатым — шәһәребез тарихында мәгънәле эз калдыру», — ди ул. 

Кичә җырлар, биюләр, Флюр Гайнемөхәммәтовның тальян гармунында уйнаган көймоңнары белән үрелеп барды. Булачак төзелеш белгечләре бик кызыксынучан булып чыктылар: проектларны, макетларны кабат-кабат килеп карап, сораулар биреп, бик диккать белән җавапларын тыңладылар... 

Фирдәвис Ханов әле һаман да үз урынында — проектлар ясый, халык белән бик теләп аралаша, төзелеш мәйданчыкларында еш күренә, иҗат чишмәсе саекмый. Аның һәр көнне иртән башкарма комитет бинасына, гадәттәгечә, эшкә килүен, актив тормыш темпының дәвам итүен күреп шатланабыз. Бу очрашуда ул, уенынчынын бергә кушып, студентларга: «Мин яшь матур, мыеклы, оптимист идем. Хәзер инде яшьлегем артта калды, мыекны кырдым, оптимизмны яшьләргә тапшырдым, калган матурлыгым белән генә яшим», — дип көлдерде. 

Чарада катнашучылар архитектор буларак шәһәрдәшләребез күңелендә тирән эз калдырган һәм әле дә шул өлкәдә армый-талмый хезмәт куючы Фирдәвис Гайнетҗан улына исәнлек-саулык, яңа иҗат уңышлары теләделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев