Түләү булачак
Дәүләт Думасы пенсионерларга 5000 сум түләү турындагы законны кабул итте. РФ Хөкүмәте башлангычы белән кабул ителгән закон 2017 елның гыйнварында РФ территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә РФ Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган пенсия алучыларга 5 мең сум акча түләүне күздә тота. Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне быелның...
Дәүләт Думасы пенсионерларга 5000 сум түләү турындагы законны кабул итте.
РФ Хөкүмәте башлангычы белән кабул ителгән закон 2017 елның гыйнварында РФ территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә РФ Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган пенсия алучыларга 5 мең сум акча түләүне күздә тота.
Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне быелның 31 декабренә кадәр пенсия рәсмиләштереп өлгергән кешеләр алачак.
Бер тапкыр бирелә торган акчалар Пенсия фонды һәм көч ведомстволары линиясе буенча түләнәчәк. Аның тәртибе пенсияләр түләү өлкәсен җайга салуда җаваплы федераль хакимият органнары тарафыннан билгеләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев