Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Тернәкләндерү медицинасы һәм гемодиализ: Түбән Камада яңа медицина үзәге ачарга планлаштыралар

Проектны гамәлгә ашыру 38 яңа эш урыны булдырырга һәм республика бюджетына 85 млн сум салым керемнәре кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Яр Чаллы инвесторы Түбән Камада күп профильле медицина үзәге төзергә планлаштыра. 

«Мед+» компаниясенең үсеш буенча җитәкчесе Сергей Антипов проектны 16 октябрьдә Радмир Беляев рәислегендә узган инвестицион советта тәкъдим итте.

Медицина учреждениесендә реабилитация хезмәтләренең тулы спектрын күрсәтү өчен Тернәкләндерү медицинасы үзәге, шулай ук өч сменалы эш вакытында 72 пациентка хезмәт күрсәтергә сәләтле 12 урынлык амбулатор гемодиализ үзәге булачак.

Проектка инвестицияләр күләме 107 млн сум дип бәяләнә (70% заем акчалары, 30% үз акчалары). Проектны гамәлгә ашыру 38 яңа эш урыны булдырырга һәм республика бюджетына 85 млн сум салым керемнәре кертергә мөмкинлек бирәчәк. Акчаларның аклану вакыты якынча алты ел тәшкил итәчәк. Бүгенге көндә җир кишәрлеген формалаштыру эше алып барыла.

Антипов җирле хакимиятләргә проектка ярдәм итүне һәм Химиклар проспектындагы 16 һәм 16Б йортлары арасында урнашкан 2,6 мең кв. м мәйданлы җир кишәрлеген сатусыз арендага бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Проект һәм төзелеш-монтаж эшләре киләсе елга планлаштырылган.

Түбән Кама мэры проектны хуплавын белдерде, бигрәк тә тернәкләндерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул үзәктә МХО катнашучыларын һәм ветераннарны реабилитацияләүне күздә тотарга тәкъдим итте, шулай ук аерым муниципаль программа кысаларында әлеге юнәлешне финансларга әзер булуын белдерде. Радмир Беляев проектны Казанда Республика инвестсоветында тәкъдим итәчәк.

Антипов мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бинага керү мөмкинлеген тәэмин итү буенча киңәшләр алды, мисалга, лифт булу. Шулай ук яңа медицина үзәген кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Антипов башка медицина учреждениеләреннән кадрларны тарту планлаштырылмый, дип ышандырды, чөнки компания үзенең Чаллы персоналына исәп тота.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев