Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Телебезне кем саклар?

Яшерен-батырын түгел, ана телебезгә игътибар кимү сәбәпләрен эзләп маташучылар күп, аны саклау юлларын да аңлатып торалар. Әмма саклаучылар гына аз. Телебезгә игътибар итүчеләр дә юк дәрәҗәсенә төшеп бара. Минемчә, бу ата-аналарга һәм укытучыларга кагыла кебек. Теләгән кешегә әлегә татар телен сакларга мөмкин. Бигрәк тә гаиләдә моны белергә тиешләр. Минем балаларым,...

Яшерен-батырын түгел, ана телебезгә игътибар кимү сәбәпләрен эзләп маташучылар күп, аны саклау юлларын да аңлатып торалар. Әмма саклаучылар гына аз. Телебезгә игътибар итүчеләр дә юк дәрәҗәсенә төшеп бара. Минемчә, бу ата-аналарга һәм укытучыларга кагыла кебек. Теләгән кешегә әлегә татар телен сакларга мөмкин. Бигрәк тә гаиләдә моны белергә тиешләр.
Минем балаларым, оныкларым барысы да шәһәрләрдә (Түбән Камада, Чаллыда) гомер итә, рус мәктәбендә укыдылар. Туганнарым исә хәрби белгечләр.
Авылга кайткач, сөйләшкәндә аларның бер генә рус сүзен кулланганнарын да белмим. Ике улым, җиде оныгым да минем белән саф татар телендә сөйләшә. Рәхәтләнеп аңлашабыз. Дөрес, аларга инглиз, кытай һ.б. телләрдә уку эләкмәде. Әмма, үз телләре тәмен беләләр, Аллага шөкер әлегә.
Хәзерге көндә безнең күп кенә яшьләребез мәчеткә йөри, ислам динен хөрмәт итә. Тик, ни кызганыч, татарча белмиләр. Моның өчен, минемчә, ата-ана җаваплы. Дөрес, дөньясы үзгәрде - хәзер күп тел белү зарур. Ул беркемгә дә комачау итми, белсеннәр. Әмма ана телен белү фарыздыр инде ул?! Аның зыяны юк. Өлкәннәр, ата-аналар моны аңласалар иде. Тагын шунсы да бар - кеше югары күтәрелгән саен үз телен «санга сукмый» башлый. Күпме бөек кешеләр «Исәнмесез», «Рәхмәт»тән башка сүз дә белми. Болай барса, алдагы елларда безнең телебезне кем саклар икән?
Саимә Сөләйманова.
Каенлы авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев