Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Театр түгәрәгенә йөрүче яшьләр әниләр көненә бүләк әзерли

Балалар иҗаты һәм яшьләр сарае берлектә татарлар конгрессы белән оештырылган татар яшьләр театр түгәрәге үз эшен дәвам итә. Әниләр бәйрәме уңаеннан, алар өч өзек әзерлиләр. Түбән Камада яшьләр өчен театр түгәрәге сентябрь аенда эшли башлады. Хәзер монда 20гә якын кыз һәм егет йөри. Ә менә Анжела белән Айсылу күптән түгел...

Балалар иҗаты һәм яшьләр сарае берлектә татарлар конгрессы белән оештырылган татар яшьләр театр түгәрәге үз эшен дәвам итә. Әниләр бәйрәме уңаеннан, алар өч өзек әзерлиләр.

Түбән Камада яшьләр өчен театр түгәрәге сентябрь аенда эшли башлады. Хәзер монда 20гә якын кыз һәм егет йөри. Ә менә Анжела белән Айсылу күптән түгел генә килгәннәр. Инде роль дә алырга җитешкәннәр.

Алар тамашачыга Фәнис Яруллиның "Ак яфрак", Кәрим Тинчуринның "Казан сөлгесе" һәм Фоат Садриевның "Сиңа гына әйтәм" дигән спектакльләреннән өзек күрсәтәчәкләр.

Театр түгәрәгенә йөрүчеләр өчен язучылар, актерлар һәм рәссамнар белән мастер-класслар да үткәрелә. Укулар Илдус Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда һәм Халыклар дуслыгы йортында бара. Театр сәнгате белән кызыксынучы талантлы яшьләр өчен монда ишекләр һәрвакыт ачык.

Әлеге материалны алдагы сылтама буенча карарга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X