Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларны кызыклы чаралар көтә

30 августта Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан күп кенә кызыклы чаралар оештырылачак.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә парад белән башлана. «Шәһәрем урамнары» проекты кысаларында узачак чарада 4000 нән артык кеше катнашыр, дип көтелә. Парадта катнашучы төрле һөнәр ияләренә, шәһәребезнең урам төркемнәренә бүленеп, чыгыш ясау йөкләнелгән (мәсәлән, Химиклар һәм Шинчылар урамнары – предприятиеләр хезмәткәрләре, Төзүчеләр урамы – төзелештә эшләүчеләр, Мәктәп бульвары – укытучылар һәм тәрбиячеләр). 
13.00-19.00 сәгатьтә Түбән Кама паркларында һәм скверларында концертлар узачак. Халык иҗаты йорты янында исә 12.00 сәгатьтә гастрономия фестивале ачыла, 13.00 сәгатьтә балалар арбалары парады һәм балалар иҗаты фестивале башлана. Н.Лемаев скверындагы фонтан янында оркестр музыкантлары иң матур әсәрләр тәкъдим итәчәкләр. «Гаилә» паркында 13.00 сәгатьтә берничә сәхнәләштерелгән тамаша куелачак. Г. Тукай паркында гармунчылар җыелачак – биредә инде берничә ел рәттән шундый фестиваль оештырыла. Нефехимиклар паркында 12.00 сәгатьтә эшче яшьләр иҗат фестивалендә катнаша, 17.00 сәгатьтә урамда кино күрсәтергә планлаштыралар. Иң зур чаралар кичке сәгать 7дә башлана: сәхнәдә татар һәм рус эстрадасы артистлары катнашында концерт куелачак. 22.00 сәгатьтә төнге күк йөзен бәйрәм салюты яктыртачак. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев