Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар чик сакчылары көнендә сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген Суда, һавада, коры җирдә илебез чикләрен саклаучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәм чаралары Түбән Камада да узды.

Традиция буенча чик сакчылары сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында чәчәкләр салдылар. Ел саен бу тантанада йөзләгән кеше катнаша. Коронавирус таралу сәбәпле, быел кеше әз җыелды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Быел чик буе гаскәрләренең оешуына 101 ел тулды. Күпләр өчен бу көн – хезмәттәшләр белән тагын бер кат очрашырга, хезмәт елларын искә төшерергә һәм ветераннар янына килергә сәбәп. Әле күптән түгел генә бөтен ил Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте. Түбән Камада хәзерге вакытта сугыш елларында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүче бер ветеран яши – Әнәс Шәфигуллин, аңа 93 яшь.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев