Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың юбилеенда кайда ничек бәйрәм итәргә?

20 августтагы Шәһәр бәйрәмендә мөмкин кадәр күбрәк урында булырга, мөмкин кадәр күбрәк матурлык күреп өлгерергә телисезме? Бу көнне кайчан һәм кайларда нинди бәйрәм мизгелләре көткәненә, әйдәгез, бергәләп күз салыйк. 10.00 сәгатьтә. «Гаилә» паркы (элекке Шәһәр паркы) «Гаилә» паркы иртәдән үк бәйрәм көтә торган түбәнкамалыларны үзенә, «Шәһәрем турында - җырларда» дип...

20 августтагы Шәһәр бәйрәмендә мөмкин кадәр күбрәк урында булырга, мөмкин кадәр күбрәк матурлык күреп өлгерергә телисезме? Бу көнне кайчан һәм кайларда нинди бәйрәм мизгелләре көткәненә, әйдәгез, бергәләп күз салыйк.
 
10.00 сәгатьтә. «Гаилә» паркы (элекке Шәһәр паркы)
 
«Гаилә» паркы иртәдән үк бәйрәм көтә торган түбәнкамалыларны үзенә, «Шәһәрем турында - җырларда» дип исемләнгән концерт карарга җыячак. Анда үзебезнең Түбән Каманың иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Бу паркта, көндезге 11дән башлап көн дәвамында ата-аналар белән балалар өчен мастер-класслар оештырыла.
Шулай ук, биредә 18.00-20.00 сәгатьтә урам спектакльләре була, «Remue Menage» француз урам театры, Россия артистлары белән бергәләп, «Легенды ветра» дигән музыкаль-акробатик спектакль күрсәтә.
 
10.00. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы
 
Бу паркта иртәнге сәгать 10да - «Китапханә бульвары» акциясе; «Сказочные герои» викторинасы уздырыла.
10.30дан - «Цветы нашего сада» һ.б. мастер-класслар.
12.00 сәгатьтә - «Кулыңны бир, сиңа биредә ошар, без шәһәр буйлап бергә йөрибез» дип аталган әдәби программа.
12.30-13.30 - Г.Тукайга, М.Җәлилгә һ.б. багышланган әдәби күргәзмәләр.
13.30 - теләгән һәркемгә Түбән Камага багышлауларын микрофон аша җиткерү мөмкинлеге.
14.00 - балалар һәм өлкәннәр өчен - «50 вопросов о Нижнекамске» дип аталган викторина.
14.30 - «В Нижнекамске я живу, этот город я знаю» конкурсы.
15.00 - Түбән Камага багышланган видео-викторина.
16.00 - сәгатьтә Кол Гали исемендәге китапханә хезмәткәрләре татар телендә Түбән Камага багышланган викторина үткәрәчәк.
17.00-18.00 - шәһәрнең танылган кешеләре белән очрашу.
 
10.00. Лемаев скверы
 
Бәйрәм иртәнге 10.00 сә-гатьтә яшь аналарның сабыйлары салынган бала бишекләре (коляска) парады белән башланачак.
Бу скверда 12.00 сәгатьтән алып ризык фестивале оештырыла. Аш-су әзерләргә яратучылар, көн үзәгеннән башлап кичке 10га кадәр вакытларын шушында үзләре өчен бик тә файдалы итеп уздыра ала. Казаннан килгән рестораторлар (француз теленнән ул ресторан хуҗасы дип тәрҗемә ителә) үзара ярышачаклар, халыкны да тәмледән-тәмле ризык белән сыйлаячаклар. Тәмлетамаклар исә, пилмән, өчпочмак һ.б. ашау ярышында катнаша алачаклар. Билгеле бер вакытка кемнең иң күп пилмән һ.б. ашаганын тамаша кылырга теләүчеләр дә табылмый калмас...
 
11.00. «Кояшлы алан» паркы
 
Бирегә җыелган халыкның җыр-бию яратучылары көн буе - концерт, ә спорт яратучылары төрле ярышларда катнаша ала.
Көндезге сәгать 11.00дә - Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары концерты; сәгать 13.00дә - авыл клубларының төрле милләт үзешчәннәре чыгышы; 14.00 сәгатьтә - Кама Аланы-ның «Чулман-Су» мәдәни үзәге коллективы концерты, шулай ук, «Калейдоскоп» хореография коллективы биюләре; 15.00дә - Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең танылган артистлары, музыкантлары чыгышы.
Көндезге 11.00 сәгатьтән 17.00гә кадәр биредә барлык теләүчеләр өчен төрле спорт ярышлары уздырыла: армспорт, бадминтон, волейбол, стритбол, аркан тартышу, шахмат һ.б. Җиңүчеләр призларга ия булачак.
 
14.00. Мәктәп бульвары
 
Мәктәп бульварыннан башлап Лемаев скверы күңел ачучылар өчен менә дигән ял урынына әйләнә. Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән, бәйрәм уздырышу өчен, башкалабыздан зур бер команда киләчәк.
Биредә Мариинск театры солистлары, Татарстанның дәүләт сим-фоник оркестры, «Злачное Место» триосы һ.б. чыгышы көтелә.
 
15.00. Парад-карнавал
 
Парад көндезге 15.00 сәгатьтә «Раздолье» сәүдә үзәге яныннан башлана. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миң-нехановның катнашуы көтелә. Биредәге бәйрәм трибунасында - ветераннар, беренче төзүчеләр һ.б. хөрмәтле кешеләр утырачак.
Театральләштерелгән парад чын карнавалны хәтерләтәчәк: акробатлы арт-объектлар, Мәскәүнең «Tall Brothers & Высокие братья» артистлары, шәһәрдәге предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләре колоннасы, «Легенды ветра» һава акробатларының шоу чыгышы һәм үзебезнең берничә йөз түбәнкамалыны берләштергән бию флешмобы һ.б.
 
15.00. Нефтехимиклар паркы
 
Парктагы бәйрәмне безнең Түбән Кама артистлары башлап җибәрәчәк. Ә инде эстрада йолдызлары концерты 18.00 сәгатьтә башлана. Үзебезнең танылган татар җырчысы Филүс Каһиров, Радик Юляшкин, шулай ук, Надеж-да Кадышева («Золотое кольцо» ансамбле белән), Владимир Кузьмин, Андрей Державин,
Андрей Сапунов чыгышын тыңлаячаксыз. «БандЭрос», Тиматига карап сокланачаксыз...
 
17.00. Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеен ачу тантанасы; йөзмә фонтанны эшләтү
 
Красный Ключтагы Изге чишмә-гә бару юлында төзелгән мәһабәт музейны ачу тантанасы ша-һиты була аласыз. Шулай ук, бәйрәм көнне биредә, Кама елгасының элекке елга порты турысында, суда көйләнгән йөзмә фонтанны ачу мизгеллә-рен үз күзегез белән күрергә була.
Татарстанның танылган рәссамы,кабатланмас иҗат иясе Әхсән ага Фәтхетдиновның музеен ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. Бу музейны ачу тантанасы кичке бишләр тирәсендә булачак.
17.00-21.00 сәгатьтә Әхсән Фәтхетдинов музее халык өчен бушлай эшләячәк. Шул күрсәтелгән вакытта һәркемнең музейга кереп, Әхсән ага экспонатлары белән танышу мөмкинлеге булачак. Биредә аның 115 эше урын алган. Шулай ук, халык рәссамы Әхсән аганың иҗат остаханәсе фрагментын да күрергә булачак. Заманча гаҗәеп матур итеп үзгәртелгән (ул хакта «Туган як»-ның 22 июль санында архитектор Фирдәвис Ханов белән уздырылган әңгәмәдә җентекләп язылды) Кама елгасы яры буенда да көн дәвамында төрле күңел ачу чаралары уздырылачак. Ә инде төсле музыкаль фонтанны ачу тантанасына республиканың иң дәрәҗәле кунаклары катнашуы көтелә. Яңа төзелгән кунакханә янында кунаклар өчен оештырылган экскурсиядә, архитектор Фирдәвис Ханов әйтүенчә, киләсе елларда яр буенда булачак матур үзгәрешләр турында да сүз барачак. Аерым алганда, пляж, спорт, сәүдә урыннары һ.б. төзү, Пионер күле (элекке Кара күл) белән бүгенге кунакханә арасындагы сулыклы уйсу җирдә экопарк төзү күздә тотылуы һ.б. турында әйтеп үтеләчәк.
 
18.00. «Нефтехим-Арена» боз сарае
 
Боз сараенда яшьләр хоккей лигасы буенча дөнья чемпионаты ачыла. Турнирны Түбән Каманың «Реактор»ы ача. 20-28 августта уздырылачак турнирда төрле илләрдән ун клуб командалары катнашчак.
 
20.00. Телевышкадагы иллюминацияне кабызу
 
180 метр биеклектәге телевыш-каның, сынау йөзеннән, соңгы көннәрдә кичләрен кабызыпкабызып алынган төсле утлары бәйрәм кичендә аеруча тантаналы төсләр балкышына әйләнәчәк. Әгәр көндез бәйрәмдә йөреп арыган булсагыз, анысын, хәтта, үз йортыгыз (әгәр телевышка ягына карап торса) тәрәзәсеннән яки урамга чыгып, ерактан да тамаша кыла алачаксыз. Телевышкадагы, гомуми озынлыгы ике километр тәшкил иткән гирлянда «Philips Color Kinetics» компаниясе тарафыннан ясалган. Андый бизәлешле телевышка - безнең Татарстанда бердәнбер.
 
22.00, 23.00. Бәйрәм салютлары.
 
Түбән Каманың 50 еллык юбилей кичендә халыкны ике мәртәбә салют биреп таң калдырачаклар.
Аның берсе - кичке сәгать 10да Лемаев исемендәге мәйданда була. Анысы - Казанның безгә бәйрәм бүләге!
Икенчесе - төнге сәгать 11дә. Ул салют нефтехимиклар паркы каршында биреләчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев