Түбән Каманың торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты «ЭкоЯз-2020» республика акциясенә кушылды
Быел COVID-19 вирусының таралуын булдырмау максатында, өмәдә катнашучылар эшкә медицина битлекләре һәм перчаткалар киеп чыктылар һәм бер-берсеннән куркынычсыз ераклык калдырып эшләделәр.
Департамент хезмәткәрләре Төзүчеләр проспекты буенча базардан «Кама» кунакханәсенә кадәр – барлыгы 13 мең квадрат метрны үз эченә алган территорияне җыештырдылар. Өмә барышында, махсус полигонга 85 куб метр чүп-чар озатылган.
Фото e-nkama.ru сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев