Түбән Каманың кайбер йортларында өч көнгә кайнар су бетеп торачак
Бу хакта Түбән Кама районы торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хәбәр итә.
Суүткәргечтә планлы рәвештә механик чистарту һәм ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 29 март 8.00 сәгатьтән 31 март 17.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең кайбер йортларында кайнар су бирү вакытлыча туктатыла:
Чишмәле ур., 6, 6/1, 8, 10;
Ямьле ур., 4, 6, 8, 10;
Тынычлык пр., 3, 5, 7, 17;
Вахитов пр., 43, 45, 51;
Шинниклар пр., 31.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев