Түбән Камада язгы чакырылыш кампаниясе беренче апрельдә старт ала
Түбән Камада хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә башланып, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе май һәм июнь айларында җибәреләчәк. Тик моның алдыннан алар коронавирус булу - булмауга тест узачаклар. Нәтиҗәдә, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә тестта тискәре нәтиҗәләр булган солдатлар гына китәчәк.
Хәрби частьләргә килгәч, барлык солдатларны ике атнага карантинга озатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев