Түбән Камада яшәүче 46 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерә
Юл транспорт һәлакәте 10 мартта кичке сәгать 8 дә яшьлек урамындагы 21/16 номерлы йорт каршында була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыга. Бу вакытта юл буйлап ВАЗ-2106 маркалы машина бара. Шофер Түбәнкамалыга юл үтәргә ирек бирми һәм аны бәрдерә.
Юл транспорт Һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүлене уң балтыр сөягенең ябык сынуы белән хастахәнәгә салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев