Түбән Камада ял көннәрендә фермер ярминкәләре дәвам итәчәк
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә түбәнкамалылар ит һәм яшелчә сатып ала алалар.
Ярминкәләр ике мәйданчыкта – «Комета» базарында һәм көньяктагы «Магнит» сәүдә үзәгендә узачак. Эш вакыты иртәнге 8-9дан 15 сәгатькә кадәр.
Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре март ахырында үз эшләрен төгәллиләр, ләкин аларны апрель ахырына кадәр дә озайтырга мөмкиннәр.
Фото e-nkama.ru сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев