Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «ял атнасы» кысаларында балалар бакчалары эшләячәк

Түбән Камада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре үз эшләрен киләсе атнада да дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен бөтенләй ябып булмый. Аларның эше дәвам итәчәк” – дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Димәк, «ял атнасы» режимында эшләүче ата-аналар балаларны балалар бакчаларына китермәячәк, ә безнең республикабызның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче һәм эшен калдыра алмаган ата-аналар балаларын балалар бакчаларына китерәчәк.

Шулай ук ул Татарстанда мәктәп каникулларын 12 апрельгә кадәр озайтырга карар ителгәнлеген әйтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев