Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңа бәйрәм кертергә тәкъдим иттеләр

Түбән Камада Иҗтимагый совет утырышы узды, анда өч мәсьәлә турында фикер алыштылар. Төп тема " безнең ишегалды " программасы кысаларында күршеләрчә мөнәсәбәтләр формалаштыру.

Исегезгә төшерәбез, 2020 нче ел игелекле күршелек елы дип игълан ителде. Киңәшмәдә йортларда яшәүчеләрне ничек якынайту турында планнар яңгырады, аларның күбесе хәзерге вакытта бер-берсен белми дә.

Бу планда «безнең ишегалды» программасына зур өметләр багланган, анда яшәүчеләр уртак көч белән үз ишегалды территориясен формалаштыралар. Иҗтимагый совет игелекле күршелекне үстерүне аралашу аша гына түгел, уртак чаралар аша да җайга салырга планлаштыра.

« Без кешеләрне күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызырга өйрәтергә тиеш. Без халыкка моның ничек булганын һәм бүген ничек эшләргә кирәклеген күрсәтергә тиеш»  - дип билгеләп үтте Түбән Кама территориаль иҗтимагый үзидарә советлары җитәкчесе Тимур Гәрәев.

Мәсәлән, йортның туган көнен бәйрәм итү идеясе яңгырады. Совет нәтиҗәләре буенча, барлык әйтелгән фикер һәм тәкъдимнәрдән, бу елга чаралар планы төзеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев