Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә капиталь ремонттан соң концерт залын ачу тантанасы узды

Залның күренеше, акустикасы тамашачыларны гына түгел, башкала кунакларын да гаҗәпкә калдырды. Зур якты зал, яктыртылган 3д сәхнә, яңартылган утыргычлар һәм сыйфатлы акустика. Болар барысы да - С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә. Капиталь ремонт проекты авторы исә - Түбән Кама архитекторы Эмиль Сираҗетдинов. Әмма сәхнә музыка яңгыраганда гына яши башлый. Яңартылган сәхнәдә...

Залның күренеше, акустикасы тамашачыларны гына түгел, башкала кунакларын да гаҗәпкә калдырды.

Зур якты зал, яктыртылган 3д сәхнә, яңартылган утыргычлар һәм сыйфатлы акустика. Болар барысы да - С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә. Капиталь ремонт проекты авторы исә - Түбән Кама архитекторы Эмиль Сираҗетдинов. Әмма сәхнә музыка яңгыраганда гына яши башлый.

Яңартылган сәхнәдә беренче булып кичәгә махсус чакырылган Ла примавера камера оркестры чыгыш ясады. Түбән Камага артистлар ел да киләләр, әмма танымаслык итеп үзгәргән сәхнәне беренче күрүләре. Аерманы әлбәттә тойдылар.

Яңартылган музыка залы, гадәттәгечә, буш тормаячак. Бирегә Мәскәү артистларын да чакыру планлаштырыла. 20 гыйнварда исә сәхнәдә Түбән Кама тынлы оркестры чыгыш ясаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Түбән Камада С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә капиталь ремонттан соң концерт залын ачу тантанасы узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X