Түбән Камада «Музейлар төне» совет стилендә булачак
18 майда совет стилендә «Музейлар төне» акциясе уза.
Бу хакта хакимият матбугат хезмәте хәбәр итә.
14.00 сәгатьтә кул эшләре ярминкәсе һәм мастер-класслар була. Иҗади мәйданчык кичке 6.00га кадәр эшләячәк.
14.30 сәгатьтә совет чоры уеннары оештыра hәм «Совет көнкүреше» фотозонасы ачыла.
15.00 сәгатьтә «Пионериягә кайту» дигән тарихи квест була.
18.00-20.00 сәгатьләрдә музейга килүчеләрне «СССРда яшәдек» интеллектуаль уены, концерт һәм кичке сәяхәт көтәчәк.
22.00 сәгатьтә 80 нче еллар дискотекасы башлана.
23.00 сәгатьтә лазерлы шоу булачак.
Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев