Түбән Камада мәктәп укучылары өчен «азык-төлек» пакетлары бирүнең икенче этабы башланды
Бүген, муниципаль бюджет хисабына тукланучы Түбән Кама укучыларына дистанцион укыту вакытында азык-төлек җыелмалары таратыла башлады. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы 3044 җыелма биреләчәк. «Азык-төлек» пакетларын шәһәр һәм район мәктәпләрендә алырга була.
Азык-төлек җыелмасына макарон, карабодай, дөге, шикәр, көнбагыш мае, сыр, куертылган сөт, шоколад, сок һәм тушенка кергән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев