Коммуналь хезмәтләргә бәяләр арткан
1 июльдән Түбән Камада коммуналь хезмәтләргә һәм газга тарифлар үзгәргән.
Бәяләр 9% ка арткан, бу Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 1,5 тапкырга күбрәк.
Җылылык hәм кайнар су Гкал өчен 1 980,28 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Салкын суның бәясе бер кубометр өчен 27,70 сумга кадәр арткан. Канализация кубометр өчен 21,66 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Газның бәясе 6,25 сумга кадәр арткан. Калдыклар белән эш итү – бер кубометры өчен 508,14 сум яки бер кеше өчен 99,93 сум түләргә туры киләчәк.
Электр бер ставкалы тариф буенча кВт/сәг – 4,3 сум, ике ставкала тариф буенча (көн/төн) кВт/сәг – 4,95/3,01 сум тора.
Коммуналь хезмәтләр өчен тариф ярты ел саен кыйммәтләнә, шуңа күрә, киләсе индексация гыйнвар аенда була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев