Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада ишегалларын төзекләндерү кайчан башланачагы билгеле булды

Түбән Камада апрель-май айларында 111 ишегалдын төзекләндерү эшенә керешәчәкләр.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерү 3 елга исәпләнгән. Бу вакыт эчендә Түбән Кама районында 486 ишегалды ремонтланачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсендә сөйләде.

Ул апрель аенда халык белән очрашуларның өченче этабы узачагын хәбәр итте. Һәр ишегалдында төзекләндерүнең детальләштерелгән йомгаклау дизайн-проекты тәкъдим ителәчәк һәм расланачак.

Шулай ук Апрель аенда Түбәнкамалылар белән очрашуларда программага кермәгән теләкләрне үзара салым яки финанслау аша тормышка ашыру мөмкинлеге турында да сөйләшәчәкләр. Биредә яшәүчеләр һәм йортлар буенча җаваплылар белән программаны тормышка ашыруда шәхси катнашу тәкъдимнәре каралачак.

Бу этап тәмамланганнан соң, апрель—май айларында, ишегалларында эшләрне турыдан-туры башкару башланачак. Эшләр барышында ишегалдында халык активы санитар чәршәмбе өмәләре, җир эшләре һәм яшел үсентеләр утыртуны оештыра.

Барлык эшләр тәмамланганнан соң, биредә яшәүчеләр катнашында ишегалды ачылу тантанасы булачак: мәдәни-күңел ачу чаралары, массакүләм чәй эчү, актив кешеләрне һәм эшчеләрне хөрмәтләү.

Чыганак: НТР-24

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев