Түбән Камада ике зур проектны тормышка ашырмакчылар
Шуларның берсе – 34 нче микрорайонда техник юнәлештәге лицей, икенчесе – 31 нче микрорайонда полилингваль белем бирү бирү комплексы төзелеше.
“Әлеге проектларга зур өметләр баглыйбыз. Аларны республика һәм “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме белән төзергә мөмкин”, – дип искәртеп узды Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин.
Моннан кала, М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә белем бирү-мәгърифәт үзәге ачарга да ниятлиләр. Дәресләрдән тыш, укучылар ислам дине нигезләре биреләчәк.
Шулай ук шәһәребездә 2023 һәм 2024 елларда ике балалар бакчасы төзелер дип көтелә.
Фото: e-nkama
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев