Түбән Камада фонтаннарны ремонтлау бәясен исәплиләр
Түбән Камада белгечләр 5 фонтанны ревизияләүгә керешкән.
Аларны карап чыкканнан соң һәм чистартканнан соң, капиталь ремонт өчен смета төзеләчәк.
Мәсәлән, Николай Лемаев исемендәге сквердагы фонтанга 5-6 ел инде. Аны бер тапкыр да ремонтламаганнар, шуңа күрә, бу һәм башка фонтаннарга яңарту таләп ителә.
Ремонт эшләре өчен акчаны чыгымнарны санаганнан соң эзли башлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев