Түбән Камада бәйрәм көннәрендә ГХАТның эш вакыты үзгәрәчәк
Түбән Кама Гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) идарәсе 5 нче марттан 9 нчы мартка кадәр үзгәргән график буенча эшли. Бу 8 мартка багышланган бәйрәм яллары белән бәйле.
Шимбә, 5 нче март көнне, халыкны кабул итү гадәти режимда алдан язылу буенча эшләячәк.
Бу хакта оешманың "Instagram" социаль челтәрендәге рәсми битендә хәбәр ителә.
7 мартта 8 дән 16 сәгатькә кадәр үлемне теркәү башкарыла;
6-8 март – ял көннәре;
9 марттан гражданнарны кабул итү гадәти режимда дәвам итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев