Түбән Камада бер атна эчендә ашыгыч ярдәм бригадалары 1610 тапкыр чакырылган
Шушы вакыт аралыгында 71 шаяртучы гаебе белән, ашыгыч ярдәм машиналары нәтиҗәсез әйләнеп кайткан.
Юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән, инфаркт – 17, инсульт диагнозы 23 кешегә куелган. 3 түбәнкамалы пешкән. Төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә 129 шәһәрдәшебез китерелгән. Тын юлларының кискен ялкынсынуы билгеләреннән 252 авыру зарланган. Хастаханәләргә китерелгән 499 кешенең 232сен дәваланырга калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев