Түбән Камада Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан автомотоэстафета узачак
Чарада шәһәр автомәктәпләре, урта һөнәри уку йортлары студентлары, байкерлар катнаша.
“Батырлар юллары буйлап” эстафетасы 5 майда 9.30 сәгатьтә Җиңү Монументы янында башлана. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, студентлар катнашыр дип көтелә.
Аннан колонна Спорт урамы – Октябрьнең 50 еллыгы – Химиклар урамы, Көньяк урамы маршруты буенча китәчәк. Автоколонна шулай ук Түбән Кама районындашы Прости, Каенлы, Смыловка, Елантау, Кармалы, Иске Чишмә авылларына да барачак.
Фото: https://ntr-24.ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев