Түбән Камада "Алмаш" базасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан өмә узды
Кичә «Түбән Кама Нефтехим» яшьләр активы һәм физкультура инструкторлары «Алмаш» базасы территориясен җыештырдылар. Бух акта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТАССРның 100 еллыгына һәм Химиклар көненә багышланган экологик акциядә предприятиенең төрле бүлекчәләреннән 20 хезмәткәр катнашты.
Урманга аеруча зур игътибар бирделәр, чүп-чар һәм коры ботаклар җыйдылар. Трассалар спорт белән шөгыльләнүчеләргә һәм җәяүлеләр йөрү өчен әзер.
Фото https://www.nknh.ru/ сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев