Түбән Камада 9 көн ир-атны эзлиләр
Түбән Камада 32 яшьлек Рамил Шакировны туганнары эзли.
Бу хакта «ВКонтакте» да «Эз» эзләү-коткару отряды үзенең шәхси битендә хәбәр итә.
Ир-ат 10 май көнне Химиклар проспектындагы 76Б йортыннан чыгып киткән, хәзерге көнгә кадәр аның урыны билгесез.
Рамил зәңгәр хатын-кызлар курткасы, ертык зәңгәр трико һәм шлепка кигән. Буе –176 см, күзләре кара.
Аңа медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин. Рамил Шакиров турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 102 яки 8 (917) 261-91-71 телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев