Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе ел нәтиҗәләре белән таныштырды

ЮХИДИ начальнигы Александр Крайнов әйтүенчә, сәнәгать зонасы тирәсендә быел юл-транспорт һәлакәте күп була, мисал өчен Прости авылына борылышында. Шул ук вакытта элек йөрергә куркыныч булган трассаларны тәртипкә салу эше бара. Быел исә Субүләк трассасы торышы уңай якка үзгәрер, дип көтелә. Ә менә җәяүлеләр белән бәйле аварияләр саны борчу тудыра. Юл...

ЮХИДИ начальнигы Александр Крайнов әйтүенчә, сәнәгать зонасы тирәсендә быел юл-транспорт һәлакәте күп була, мисал өчен Прости авылына борылышында.

Шул ук вакытта элек йөрергә куркыныч булган трассаларны тәртипкә салу эше бара. Быел исә Субүләк трассасы торышы уңай якка үзгәрер, дип көтелә. Ә менә җәяүлеләр белән бәйле аварияләр саны борчу тудыра.

Юл - транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрнең саны елдан-ел кими бара. 2013 елда барлыгы 41 кеше һәлак булса, узган ел 15 кешенең гомере өзелә. Аварияләрдә юлны тиешсез урында чыккан 5 җәяүле үлә. Шундыйларның берсе шәһәрдәшләрне бигрәк тә тетрәндергән иде. Исерек килеш рульгә утырган 19 яшьлек егет ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качканда зур тизлек белән җәяүлене бәрдереп китә. Олы яшьтәге ир ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Түбән Кама юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе ел нәтиҗәләре белән таныштырды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев