Түбән Кама йортларында ике көн ут сүндереләчәк
Түбән Камада электр тапшыру линияләрен планлы ремонтлау 24 һәм 31 мартта узачак.
Шуңа бәйле рәвештә 24 мартта 8:00 – 17:00 сәгатьтә Тынычлык проспектындагы 63 нче номерлы торак йортта (1-2 подъездлар); 31 мартта 8:00 – 17:00 сәгатьтә Гагарин урамындагы 2 а һәм Тынычлык проспектындагы 63 нче йортларда (1-4 подъездлар); Шул ук көнне Сөембикә урамындагы 36 нчы, Шинник проспектындагы 9 нчы йортларда электр уты булмаячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев