Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама укучылары Карелиягә экспедициягә барачаклар

31 мәктәпнең егетләре һәм кызлары туган якны өйрәнү буенча иң яхшы проект конкурсында катнашып шундый мөмкинлеккә ия булалар. Бәйге Казанда уза. Безнең яшьләр анда керәшеннәр көнкүрешен күрсәтәләр. Екатерина Николаевна укучыларны керәшен халкының милли киемнәре белән таныштыра. Әнисе, әбисеннән калган тәңкәле бизәнү әйберләрен ул кадерләп саклый. Боларның барысын да алар үзләре...

31 мәктәпнең егетләре һәм кызлары туган якны өйрәнү буенча иң яхшы проект конкурсында катнашып шундый мөмкинлеккә ия булалар. Бәйге Казанда уза. Безнең яшьләр анда керәшеннәр көнкүрешен күрсәтәләр.

Екатерина Николаевна укучыларны керәшен халкының милли киемнәре белән таныштыра. Әнисе, әбисеннән калган тәңкәле бизәнү әйберләрен ул кадерләп саклый. Боларның барысын да алар үзләре теккән. Борынгы өс-киемнәрдән иң күзгә ташланганы - баш киемнәре. Кызларныкы яшь киленнәрнекеннән аерылып торган.

Екатерина Николаевна сөйләгәннәренә нигезләнеп 31 нче мәктәп укучылары керәшен халкының көнкүреше, яшәешенә багышлап фильм да төшерергә булалар. Иҗади эшләрен Казанда үткәрелгән конкурска җибәрәләр. Егетләр һәм кызлар аннан гран-при белән кайталар.

Хәзер укучылар Карелиядә узачак экспедициягә әзерләнәләр. Туган якны өйрәнү буенча иң яхшы проект конкурсында төп бүләк шул. Мартта алар ике атнага Ак диңгез тирәсендәге тикшерү эшләрендә катнашачаклар

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Түбән Кама укучылары Карелиягә экспедициягә барачаклар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X